Төрки милләтләр вәкилләре Казанда милли киемнәр парадында катнашты

Милли киемнәр кигән катнашучылар Спас манарасыннан Кремль яр буена хәтле җәяү уздылар.
 (Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Низамова). Бүген Казанда этноконфессиональ "Мәдәниятләр мозаикасы" фестивалендә беренче тапкыр милли киемнәр парады үтте, анда хәзерге вакытта Төрки яшьләр фестиваленә җыелган вәкилләр дә катнашты.Милли киемнәр кигән катнашучылар Спас манарасыннан Кремль яр буена хәтле җәяү уздылар. Парадны инструменталь оркестр озата барды.Чарада фестивальгә килгән кешеләр генә түгел, теләгән һәркем дә катнаша ала иде, тик бер шарт куелды - милли киемнән булу зарур иде. Казан кооперация институтында белем алучы Кама Тамагы кызы Илүзә Минһаҗева татар милли киеменнән иде. Ул төрле халыкларны берләштерә торган чараларның барлыкка килүенә сөенә. Аның фикеренчә, парадта КФУда читтән килеп укучы Төркия, Конго, Австралия һ.б. илләр яшьләре катнашуы - яхшы күрсәткеч."Милләттәшләребезнең аз булуы гына моңсу", - ди ул.