Шаран районында танылган язучы Ибраһим Абдуллинны искә алдылар

Шаран районында танылган язучы Ибраһим Абдуллинны искә алдылар

(Уфа, 21 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Шаран районында кичә танылган татар язучысы Ибраһим Абдуллинны искә алуга багышланган чаралар булып үтте. Алар талантлы әдипнең тууына 85 ел тулу уңаеннан оештырылды. Искә алу һәм хәтер чараларында катнашу өчен, Уфадан әдипнең туганнары һәм күп кенә язучылар барган иде. Шушы төбәктәге иҗат әһелләре, журналистлар, район җитәкчеләре дә күп булды күренекле язучыны искә алуда. Иң башта кунаклар Шаран районы үзәгендә булды. Андагы Үзәк китапханәгә Ибраһим Абдуллинның соңгы вакытта чыккан яңа китапларын бүләк итте һәм укучылар белән очрашты. Аннан соң зур вәкиллек И. Абдуллинның туган авылы Зиреклегә юл тотты.

Зирекледә танылган якташларының истәлеген мәңгеләштерү өчен кайбер эшләр башланган да инде. Шаран районы хакимияте карары белән, яңарак кына Зирекле урта мәктәбенә Ибраһим Абдуллин исеме бирелгән иде. Кунаклар шушы мәктәптә булып, укытучылар коллективы һәм укучылар белән очрашты. Укучылар үзләре әзерләгән мәдәни программаны күрсәтте.

Ибраһим Абдуллин, каты һәм озак авырудан соң, быел июль аенда вафат булган иде. Ибраһим Абдуллинны әдәбият сөючеләр талантлы прозаик һәм драматург буларак белә. Аның шигырьләренә композиторлар язган байтак җырлар да халык арасында популяр булып китте.

И. Абдуллин милләте белән татар. Башкортстандагы башка күп кенә татар әдипләре кебек үк, башкорт әдәбияты үсешенә зур өлеш кертте ул. Бөек Ватан сугышы юлларын үтеп, күп кенә хәрби бүләкләр алып, туган ягына исән әйләнеп кайткач, үзен башта журналист эшчәнлегенә, ә аннан соң язучылыкка багышлый. 1946 елда аның «Ул Уралдан иде» дип аталган тәүге хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң аның бер-бер артлы проза китаплары басыла башлый. Зур күләмле әсәрләреннән «Хуш, Рим». «Тол хатыннар еламый», «Кош юлыннан барам» дигән романнары укучыларның сөюен яулады. Бу китаплар рус телендә дә басылып чыкты.

Милли драматургия үсешенә дә зур өлеш кертте талантлы әдип. Аның «Тиле яшьлек», «Их, Өфе кызлары», «Яратам, яратам», «Җыр булып кайтырмын», «Айсылуның айлы кичләре», «Төшләр озын булмый», «Күңелләргә пәрдә кормагыз» дигән пьесалары Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләр театрларында сәхнәләштерелеп, озак еллар репертуардан төшмәде.

Әдипнең шигырьләренә язылган «Үз ягыма кайтсам», «Агыйделдә боз китә», «Яратам, яратам», «Баҗалар», «Зөлфия» һәм башка бик күп исемдәге җырлар әле булса эфирда яңгырый һәм җырчылар репертуарына кертелә.