Оренбург театры гастрольләре уңаеннан матбугат конференциясе үтте

Оренбург театры гастрольләре уңаеннан матбугат конференциясе үтте

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Оренбург дәүләт драма театрының биредә узачак гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе булды. Анда Камал театры директоры Шамил Закиров, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Оренбург театрының баш режиссеры Рифкат Исрафилов һәм әлеге театр белән озак вакытлар хезмәттәшлек итүче рәссам Таң Еникеев катнашты.

«Театрларның бер-берләре белән аралашып яшәве бик тә җитди һәм мактауга лаеклы күренеш. Ул тамашачылар өчен дә, театр өчен дә зур бәйрәм. Без Оренбург театры белән үзара аралашып яшибез һәм моның өчен әлеге театрның баш режиссеры Рифкат Исрафиловка рәхмәтлебез», - диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Шамил Закиров исә әлеге театр тарафыннан уздырылган фестивальләрне атап китте һәм аларда камаллыларның да катнашуын әйтте.

Рифкат Исрафилов Казан тамашачылары өчен бүләк итеп Рей Куни пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «№13 или чтобы всем было хорошо» дип исемләнгән комедия алып килүләрен әйтте. Аның белдерүенчә, әлеге спектакльнең премьерасы беренче тапкыр Казан сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Моннан тыш гастрольләр репетуарын театрның иң яхшы сәхнә әсәрләре алып тора.

Оренбург дәүләт театры 150 еллык зур тарихка ия театрларның берсе. Әйтергә кирәк, Оренбург төбәге үзе үк театрлар тарихында зур урын алып тора. Чөнки биредә татар, башкорт, кыргыз театрлары кебек күп кенә төрки театрлар башлангыч ала. Ул гына да түгел, әлеге төбәк Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлил кебек татар дөньясында танылган шәхесләрне бирә. Шулай ук Марсель Сәлимҗановның нәсел тамырлары шуннан булуы да зур мәгънәгә ия.

Бүгенге көндә өлкәнең һәм шәһәрнең төп мәдәни үзәге булып торучы Оренбург дәүләт драма театры 2006 елда үзенең 150 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена.