Арча районында Гариф Ахуновның тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары узды

Арча районында Гариф Ахуновның тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары узды

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Кичә Арча районында күренекле әдип, Татарстанның халык язучысы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, Г.Ахуновның хатыны, язучы Шаһидә Максудова, әдипнең кызы, «Ак карга» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, танылган шагыйрә Наилә Ахунова, композитор Мәсгуть Имашев, «Зонтик» журналының баш мөхәррире, балалар язучысы Борис Вайнер, шулай ук әдипнең якташлары, мәктәп укучылары катнашты.

Юбилей чаралары Арча районы үзәк китапханәсендә язучы иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә белән башланып китте. Анда әдипнең замандашлары үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, язучы сүзләренә язылган җырлар яңгырады, районның үзешчән артистлары Г.Ахунов әсәрләреннән өзекләр уйнап күрсәтте. Аннары Казаннан кайткан кунаклар Арча бистәсендәге үзәк паркка Гариф Ахунов исеме бирү уңаеннан үткәрелгән тантанада катнаштылар, паркта агачлар утырттылар. Соңыннан юбилей чаралары язучы белем алган Казанбаш урта мәктәбендә дәвам итте. Биредә районның үзешчән сәнгать коллективлары һәм мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән, әдипнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Кунаклар шулай ук районның әдәбият һәм сәнгать музее, Язучылар аллеясы белән дә танышты.