Алма-Атыда Мөнир Ерзинның “Бабаларыбыз сукмагыннан” исемле китабы чыкты

Алма-Атыда Мөнир Ерзинның “Бабаларыбыз сукмагыннан” исемле китабы чыкты

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Алма-Атының “Өмет” нәшриятында тарих фәннәре кандидаты, журналист, тарихчы, уйгырны өйрәнүче һәм синология белгече Мөнир Ибраһим улы Ерзинның рус телендә “Тропою предков” (“Бабаларыбыз сукмагыннан”) исемле документаль материалларга нигезләнеп язылган китабы басылып чыкты. Китап Казанның 1000 еллыгына багышлана.

Китап XIX гасырда Россиядән Семипалатка һәм Зайсанга, ә XX гасыр башларында Төньяк-Көнбатыш Кытайның Алтай округына күчеп утырган татарлар тарихына багышланган. Язмыш кушуы буенча шушы ерак җирләргә китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез яңа урыннарында да җирле халык белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырган, үзләре яшәгән төбәкләрнең икътисады, мәдәнияте һәм мәгарифен үстерүгә ярдәм иткән. Автор Кытайның 40-50 еллардагы Синьцзян округы һәм аның иҗтимагый-сәяси тормышын, шунда яшәгән кеше буларак, тирәнтен белеп сурәтли. Китапта казакъ, рус, татар, кытай һәм уйгыр телләрендә язылган күптөрле материаллар кулланылган. Бу чыганакларның күбесе фәнни әйләнешкә әле беренче тапкыр кертелә. 158 битле бу басмада шулай ук сирәк табыла торган фоторәсемнәр һәм иллюстрацияләр дә тиешле урынын алган.

Мөнир ага Ерзиннең иҗаты киңкатлам укучыга юнәлтелгән бу китап белән генә чикләнми. Аның уйгыр халкының тарихы, мәдәнияте һәм социаль-сәяси тормышына багышланган өч монографиясе һәм төрле газета-журналларда басылып чыккан күп санлы мәкаләләре дә бар. Яше олы булуга да карамастан, ул бүгенге көндә дә милләтебез тормышында актив катнаша. Ул Казакъстанда татар телендә чыгып килгән “Өмет” татар-башкорт газетасын җитәкли, Алма-Ата татарларының мәдәни үзәге идарәсе әгъзасы да булып тора.