420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Сарман, 21 август, "Татар-информ", "Сарман"). Район үзәгенең “Сарман” кинотеатрында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаевның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Сәнгатькә багышланган гомер” дигән кичә үткәрелде, дип яза җирле басма.
Юбилярны район җитәкчелеге, барлык сарманлылар исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, якыннары һәм башкалар тәбрикләделәр.