21-27 август көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Республика көне уңаеннан спектакльләр күрсәтелә.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 21-27 август көннәренә Татарстанның мәдәни афишасын тәкъдим ителә: Республика көне уңаеннын Камал театры Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштерелгән – ике, Илгиз Зәйниев пьесалары буенча куелган өч спектакльне күрсәтә.

21 август (дүшәмбе):

Камал театрында - Василий Аксеновның 85 еллыгына багышланган тантаналы кичә. «Звездный билет» халыкара премиясе тапшыру тантанасы.

22 август (сишәмбе):

«Мир» кинотеатрында — Казан халыкара мөселман кинофестивале фильмнарын пресса өчен алдан күрсәтү.
Башлана - 17.00.

23 август (чәршәмбе):

«Мир» кинотеатры, Аксенов паркында – “Татарстанкие шорт’ы, No comment”.
Башлана – 20.00.

24 август (пәнҗешәмбе):

Тинчурин театрында – “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” (Премьера), Туфан Миңнуллин.
Башлана – 18.30.

25 август (җомга):

Камал театрында – “Бабайлар чуагы”, И.Зәйниев.
Башлана – 19.00
Тинчурин театрында – “Беренче мәхәббәт”, Илһам Гали.
Башлана – 18.30
Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчете янындагы мәйдан - «Фанфары Казани» VI Халыкара тынлы оркестрлар фестивале
Башлана – 14.30
“Әкият” балалар үзәге, Кариев театры – “Супер-светофор” спектакле.
Башлана – 18.00.

26 август (шимбә):

Камал театрында – “Мәхәббәт FM”, И.Зәйниев.
Башлана – 19.00
Тинчурин театрында – “Назлы кияү”, Кәрим Тинчурин.
Башлана - 18.30.
Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчете янындагы мәйдан - «Фанфары Казани» VI Халыкара тынлы оркестрлар фестивале
Башлана – 17.00
Кабан күлендә кино - «Water-Film» проекты
Башлана – 20.30.

27 август (якшәмбе):

Камал театрында – “Көтәм сине...”, И.Зәйниев.
Башлана – 19.00
Тинчурин театрында – “Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова.
Башлана – 18.30
Кабан күлендә кино - «Water-Film» проекты.
Башлана – 20.30.