“Татар-информ”да – Казанда IV Халыкара яһүд музыкасы фестивален үткәрү турында матбугат конференциясе

Яһүд музыкасы фестивалендә Россия, Израиль, Украина һәм Грузия башкаручылар һәм коллективлары катнаша

 (Казан, 21 август, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 24 августта 14.00 сәгатьтә, "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар урамы, 2 йорт, 1 кат) Казанда IV Халыкара яһүд музыкасы фестивален үткәрү турында матбугат конференциясе була. Фестиваль 3-6 сентябрьдә үткәрелә, ул Казан синагогасының 100 еллык юбилеен бәйрәм итү һәм  Лимуд халыкара конференциясен үткәрү вакыты белән туры килә.

Яһүд музыкасы фестивалендә Россия, Израиль, Украина һәм Грузия башкаручылар һәм коллективлары катнашачагы билгеле.

ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон адрес: pr@tatar-inform.ru.