Кариев театры – Мөслим авылларында

Республикабыз башкаласыннан еракта урнашкан районда артистлар еш булмый, дип искәртәләр театрдан

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”). Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры жәйнең соңгы көннәрен тыгыз эш графигы белән тәмәмлый. Республика көнен бәйрәм иту һәм сайлау алды компаниясе уңаеннан, 17-21 августта кариевлылар Мөслим районы авыллары буенча гастрольләрдә булды. Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” спектаклен Туйгөлде, Тугаш, Карамалы авылларында күрсәттеләр.

Авыл халкын тыгыз урып-җыю эшләре вакыты булуга карамастан, кариевлыларның музыкаль комедиясен карап ял итте. Республикабыз башкаласыннан еракта урнашкан районда артистлар еш булмый. Шуңа да тамашачылар артистларга музыкаль комедия беткәч сораулар да бирделәр, көчле алкышларга күмделәр, Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.