Ачык һавада узачак “Казанская осень” V опера фестивале турында “Татар-информ” агентлыгында сөйлиләр

ММЧ вәкилләре чакырыла

 (Казан, 21 август, «Татар-информ»). 24 августта 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар урамы, 2 йорт, 1 кат) ачык һавада узачак “Казанская осень” V опера фестивален үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе уздырыла.

Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский  җавап бирәчәк.

ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон адрес: pr@tatar-inform.ru.