VI Халыкара “Крутушка” этник фестивале башлана

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында уздырылган видеоконференциядә фестивальчеләр аның үзенчәлекләрен барлый

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 22-24 август көннәрендә Казанның Крутушка бистәсендә урнашкан “Байтик” сәламәтләндерү лагеренда VI Халыкара “Крутушка” этник фестивале узачак.

Әлеге чара Россиянең төрле милләтләре һәм аларның мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирә. Фестивальгә килүчеләр, әйтик, узган елны анда 5 меңләп кеше катнашкан, заманча этник музыка юнәлешләре белән таныша, мастер-классларда катнаша, ярминкәдән әйберләр сатып ала, гаиләләре белән килеп, хәтта төн кунып (палаткаларда куну түләүсез, лагерь территориясенә фестивальга керү бәясе – 300 сум) ял итә алачак. Шулай ук төрле кызыклы күргәзмәләр, фильмнар, шул исәптән анимацион фильмнар, тәкъдим итү, театраль һәм бию тамашалары, музыка сәнгатенең танылган әһелләре белән очрашулар һ.б. чаралар оештырыла.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында уздырылган видеоконференциядә фестивальчеләр – оештыру комитеты рәисе Лариса Бикмуллина, сәнгать җитәкчесе Александр Батраков, ярминкә шәһәре координаторы Дамир Насыйров, РФ фин-угор мәдәнияте үзәгеннән металлны җирдә кою техникасы остасы Дмитрий Меренков аның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Л.Бикмуллина, 3 көн бара торган фестивальдә нинди чыгышлар, нинди мөмкинлекләр булуын үзебез дә күреп-карап бетерә алмыйбыз, дип фестиваль программасының киң күләмле булуына игътибарны юнәлтә.

А.Батраков сүзләренчә, фестивальдә спектакльләр күп була. Истанбулдан килгән «Mesel» төркеме, һинд вәкиле Parul Mishra белән берлектә «Kalander» проекты һәм Санкт-Петербургның «Samhey» төркеме чыгыш ясаячак. Алар тамашачыларга һинд халкының җырларын тәкъдим итә. Шулай ук Тывадан килгән бугаз белән җырлаучы Радик Тюлюш, аның белән бергә сәхнәгә чыгучы Зөлфия Камалова да тамашачылар күңеленә хуш киләчәк.
Быел фестивальдә беренче тапкыр “Торама” мордва ансамблен, «Argishty»нан әрмән дудугын һәм Мәскәүдән килгән «Tambores» ансамблен ишетергә мөмкин булачак. Шулай ук Германия, Африка һәм Бурятиядән дә катнашучылар килүе көтелә. Тамашачылар чит ил артистларының гына түгел, ә татар, керәшен, мари, чуваш, мордва, удмурт җырларын да ишетә алачак.

Д.Насыйров фестиваль вакытында сирәк күрсәтелә торган фильмнарны карау мөмкинлеге була, арада беренче тапкыр тәкъдим ителгәннәре дә бар, ди. Алар исә этник юнәлешле. Аз санлы халыклар турындагы фильмнар китерәбез, ди бу җөмләдә Д.Меренков.

Быел “Крутушка” фестивале дәүләт ярдәменә ия булды. Аерым алганда, ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” программасы кысаларында финанслана. Оештыручылар –“Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” ҖЧҖ, “Этно” иҗат берләшмәсе. Аларга ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Биектау муниципаль районы хакимияте зур ярдәм күрсәтә.

“Татар-информ”да булган әлеге сөйләшүнең тулы язмасын карау мөмкинлеге бар: http://www.tatar-inform.ru/video/6966/