news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният өлкәсе белгечләре өчен вакансияләр ярминкәсен ел саен үткәрү планлаштырыла

Минзәләдә узачак «Ргомысел» милли мәдәниятләр фестивалендә вакансияләр ярминкәсе оештырылачак.

Мәдәният өлкәсе белгечләре өчен вакансияләр ярминкәсен ел саен үткәрү планлаштырыла

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мәдәният өлкәсе белгечләре өчен ел саен вакансияләр ярминкәсен үткәрергә тәкъдим итте.

Бәлки, мәдәният өлкәсендә вакансияләр ярминкәсен ел саен үткәрүнең мәгънәсе бардыр. Белүемчә, безнең нәкъ менә бу өлкәдә аерым практика юк. Татарстанда барлык мәдәният учреждениеләреннән дә мәгълүмат җыелмый. Бу бик кызыклы һәм файдалы тәҗрибә булыр иде», — дип саный Натфуллин.

Бу идеяне «Ргомысел» милли мәдәниятләр фестивален оештыручы, социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры, Казан мәдәният институтын, Мәскәүдә Россия дәүләт социаль университетын тәмамлаган Анна Ащеулова да хуплады.

«Кызганычка каршы, республикада мәдәни учреждениеләрне тәмамлаучыларга, эш тәҗрибәсе булмый торып, эшкә урнашу кыен. Бу проблема белән үзем дә очраштым. Шуңа күрә бүгенге көндә бу мәсьәлә бик актуаль», — диде Ащеулова.

Ул Минзәләдә узачак «Ргомысел» милли мәдәниятләр фестивалендә вакансияләр ярминкәсе оештырылачагын әйтте. Биредә яшь белгечләр үзләрен күрсәтә һәм эш таба алачак.

«Минзәлә районы мисалында без бу юнәлештә активлыкны бәяләрбез. Аннан соң гына бу эшне республика дәрәҗәсендә киңәйтү турында сөйләргә мөмкин булачак», — дип нәтиҗә ясады Дамир Натфуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100