Германиядә Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамовның ике концерты була

Программа нигездә татар телендәге җырлардан төзелгән, шулай ук, рус, итальян, француз, инглиз телләрендәге композицияләр дә бар.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгәдән Германиядә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән композитор Эльмир Низамовның концертлары башлана. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә артистлар үзләре хәбәр итте.

“Безнең Германиядә ике концерт планлаштырылган. Аның беренчесе Брауншвейг шәһәрендә була. Ул Казан белән тугандаш шәһәр һәм биредә тугандаш шәһәрләрнең сәнгать әһелләре катнашында музыкаль фестиваль үтә. Казаннан без һәм “Пантера” бию төркеме чыгыш ясаячак”, - диде Эльмир Низамов.

Программа нигездә татар телендәге җырлардан төзелгән, шулай ук, рус, итальян, француз, инглиз телләрендәге композицияләр дә бар.

Эльмира Кәлимуллина белән композитор Эльмир Низамовның икенче концерты 29 июльдә Лейпциг Сабан туе кысаларында булачак.