Сабантуй – милли көрәш белән күңелле

Сабантуй – милли көрәш белән күңелле

(Киев, 21 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кичә Киевның Җиңү паркында милли бәйрәмебез – Сабантуй үтте. Анда Киев татар диаспорасы, “Киев сандугачы-2005”тә катнашучылар һәм кунаклар булды. Гадәттәгечә, Сабан туе мәйданнарында төрле уеннар һәм ярышлар үткәрелде, ә сәхнәдә фестиваль кунаклары концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Сабантуй кысаларында зур бер залда билбаулы көрәш буенча ачык чемпионат үтте. Анда Татарстанның билбаулы көрәш буенча федерациясе рәисе Хәбир Хәбибуллин җитәкчелегендәге спорт делегациясе составында көрәшчеләр - Нурлаттан Илдар Аббасов һәм Әлмәттән Ильяс Галимов бар иде.

Хәбир әфәнденең “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерүенә караганда, Казанда якын араларда башкаланың 1000 еллыгына багышлап билбаулы көрәш буенча чемпионат уздырылачак икән.