Марат Бәшәров кинода төшү өчен тагын Уфага килә

Марат Бәшәров кинода төшү өчен тагын Уфага килә

(Уфа, 21 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфага күренекле кино актеры, милләттәшебез Марат Бәшәров тагын эш сәфәре белән килә. Биредә ул «Башкортстан» дәүләт киностудиясе былтыр төшерә башлаган «Ловец ветра» дип исемләнгән нәфис фильмның дәвамында катнашачак.

Мәгълүм булганча, әлеге фильмда Марат Бәшәров бик эре банкир ролен башкара. Талантлы милләттәшебез узган ел Уфада ун көнгә якын булып, шушы нәфис фильмның кайбер өлешләрендә уйнаган иде инде.

Киностудия директоры Рәис Исмәгыйлев әйтүенчә, Марат Бәшәров шушы фильмны төшерүне төгәлләү өчен хәтта быелгы җәйге ялларын да алмаска булган. Уфада танылган артист июль азагына кадәр булачак.