Санкт-Петербургта Мостай Кәрим повесте буенча «Сеңел» фильмы премьерасы булды

Фильмның прокатка чыгуы Башкортстанның халык шагыйре тууына 100 ел тулуга багышланган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңел» фильмы «Россия киносына виват!» фестивален ачты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

Киноны режиссер, Россиянең халык артисты Александр Галибин, продюсер Дмитрий Фикс, Мостай Кәрим исемендәге фондны гамәлгә куючы, шагыйрь оныгы Тимербулат Кәримов, шулай ук төп рольләрне башкаручы яшь актерлар Марта Тимофеева һәм Арслан Крымчурин тәкъдим итте.

Фильм нигезе итеп Мостай Кәрим Бөек Ватан сугышыннан соң, 1952 елда иҗат иткән «Безнең өйнең яме» повесте алынган.

«Сеңел» картинасы беренче тапкыр Петербургта - Мостай Кәримнең якын дуслары яшәгән шәһәрдә күрсәтелгән. Алар арасында Михаил Дудин, Даниил Гранин, Вадим Шефнер, Михаил Аникушин, Кирилл Лавров бар.

«Сеңел» фильмы Россия Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәмендә «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Фильмны прокатка чыгару Башкортстанның халык шагыйре тууына 100 ел тулуга багышланган.