Татар телендәге “Тутык кыңгырау” фильмы, беренче тапкыр буларак, Казанның “Мир” кинотеатрында күрсәтелде

Аны Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Илфат Камалиев төшергән

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова).  Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты, режиссер Илфат Камалиев төшергән “Тутык кыңгырау” татар фильмының беренче тамашачылары журналистлар булды. Бүген Казанның “Мир” кинотеатрында күрсәтелгән фильм әлеге театрда күп еллар эшләгән артист, драматург, режиссер Фәнәвил Галиев истәлегенә багышлана. Фильмның сценариен, хәзер инде мәрхүм булган, Ф. Галиев үзе язып калдырган.

Илфат Камалиевның бу беренче генә фильмы түгел. Тамашачыларга ул “Уеннан уймак”, “Күк капусы ачылганда” фильмнары аша да яхшы таныш. “Тутык кыңгырау” “Татаркино” дәүләт оешмасы ярдәмендә төшерелгән. “Фильмның бюджеты зур түгел. Без операторга һәм ашау-эчүгә генә акча тоттык. “Тутык кыңгырау”да артистларның күбесе — Габдулла Кариев театрында эшләүчеләр. Бу театрыбызга реклама буларак та яхшы алым дип уйлыйм. Артистларга башкарган эшләре өчен рәхмәтемне җиткерәм”, - диде режиссер.

“Тутык кыңгырау”ның нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме алдыннан күрсәтелүе бер дә очраклы түгел. Чөнки ул сыйныфташларга, беренче мәхәббәтләргә багышлана. Фильм гап-гади авыл мәктәбен тәмамлауларына 20 ел булуга багышланган очрашуга җыелган сыйныфташлар хакында. Кайчандыр алар арасында бер-берсен яраткан парлар булган, ләкин тормыш аларның юлларын аерган. Шул очрашуда сыйныфташлар кабат яшьлекләренә әйләнеп кайтып, элеккеге хисләрен яңарталар. Әмма, гаиләләле булулары сәбәпле, кирегә юл юк икәнен барысы да аңлый, югыйсә...

Татар телендәге шушы фильмны прокатка чыгарырга дип төшергәннәр. Гомумән, фильмның алдагы язмышы белән “Татаркино” оешмасы шөгыльләнәчәк. Фильмның генераль продюсеры Владимир Батраков: “Безнең оешманың хәзерге максаты — аз бюджетлы фильмнар төшерү, аларны прокатка чыгару һәм шул эшләнгән акчага кабат, яхшырак фильмнар булдыру. Киләчәктә берсеннән-берсе яхшырак картиналар төшерәсе иде”, - диде.

Татар киносы юк диләр. Ул әле яңа гына “туып” ята. Тамашачыны җәлеп итәрлек, прокатта зур акчалар эшләрлек татар фильмы нинди булырга тиеш ? Бу сорауга Илфат Камалиев: “Беренче чиратта, миллилек булырга тиеш. Безнең татар авыллары, татар гаиләләре, аларның яшәү рәвеше, тормышы чагылдырылган фильмнар төшерелергә кирәк. Шул картиналар аша без үз милләтебез, халкыбыз турында башка милләтләргә, чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да үзебезне күрсәтә алабыз, - дип җавап бирде. - Әле күптән түгел генә Самарада булып кайттык. Алар безне телевизордагы фильмнар аша белә, таный. Алар татар телендәге фильмнарга сусаган. Бу, барыннан да элек, үз халкыбыз, милләтебез өчен кирәкле эш”, - диде ул.