Әлкидә киноны машинага утырып карамакчылар

Тавышын ишетү өчен автомобильнең радиоалгычын билгеле ешлыкка көйлисе икән

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”). Әлки киноучреждениесе халыкның ял сәгатьләрен оештыруга автокино дигән бик зур яңалык кертергә җыена: республика районнарында беренче тапкыр кинофильмнарны урамга куелган экраннарда күрсәтә башлый.

“Колос” кинотеатры стенасына экран беркетелә, фильм шунда трансляцияләнә. Ә тавышын ишетү өчен автомобильнең радиоалгычын 98,1FМ3 ешлыгында көйләргә кирәк булачак. Автокиносеанс 20.30 сәгатьтә башлана. Фильмнар тамашачы теләген исәпкә алып сайланачак, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.