Казанда III Халыкара яһүд музыкасы фестивале узачак

Анда Россия, Украина, Израиль, Грузия вәкилләре катнашачак

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”). 13-15 июньндә Казанда III Халыкара яһүд музыкасы фестивале узачак. Фестивальне, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә, ТР Яһүд милли-мәдәни автономиясе оештыра. Анда Россия, Украина, Израиль, Грузия вәкилләре катнашачак.

Чара беренче тапкыр 2012 елның июнендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, оештырыла. Былтыр исә музыкаль форум ел август аенда уздырылган иде.

Фестиваль 13 июнь көнне open-air зур концерты белән (Петербург урамы) ачылачак. Икенче көнне фестиваль С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында танылган яһүд музыкантларының джаз концерты белән дәвам итәчәк. 15 июнь көнне исә “Уникс” концертлар залында фестивальнең ябылу тантанасы оештырлыа.

Чакырылган кунаклардан тыш, фестивальдә “Симха” ансамбле, «Tatarica» оркестры, җырчы Салават Фәтхетдинов һәм Казан гарнизон оркестры да катнашыр дип көтелә.

Әлеге чара турында тулырак мәгълүматны www.kazanfest.ru сайтында табарга була, дип хәбәр итә III Халыкара яһүд музыкасы фестивален оештыручылар.