news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ядкәрләрдә — Тукай рухы» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен 26 апрельдә бүләклиләр

Бәйгедә катнашучылар Габдулла Тукайның музейда саклана торган шәхси әйберләре турында иҗади эш җибәрергә тиеш булган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда 26 апрельдә бүләкләячәкләр.

Музей директоры Гүзәл Төхвәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» иҗади бәйгесе икенче тапкыр үткәрелүен әйтте. Беренчесе музейда ремонт эшләренә кадәр үткәрелгән.

«Бәйгене 21 февральдә башлаган идек. Конкурс шартлары буенча, мәктәп укучылары Тукай музеенда саклана торган шәхси ядкәрләр турында проза яисә поэзия жанрында яңа әсәр иҗат итәргә тиешләр иде», — дип ачыклык кертте Гүзәл Төхвәтова.

«Тукай музеенда шагыйрьнең беренче гонорарына сатып алган фаянс тартмачыгы, юл кәрҗине, түбәтәе, сөлгесе, Петербургта мәктәп укучылары бүләк иткән кара савыты, Петербургта сатып алган карандаш савыты, Әхмәтгәрәй Хәсәниләр бүләк иткән җиң каптырмасы, үлгәннән соң йөзеннән алган битлек тәкъдим ителә. Шуларны җанландырып, балалар үзләре яңа әсәр иҗат итә», — диде музей директоры.

Бәйгедә Татарстанның төрле мәктәпләреннән укучылар катнашкан. Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, бәйге нигезләмәсенә туры килмәгән, бары тик Тукай иҗатына багышланган эшләр дә булган. Бәйге нигезләмәсе буенча, төп игътибар экспонатка юнәлтелүе шарт булган.

Экспонатларга багышланган 71 эш башлангыч, урта сыйныф һәм өлкән сыйныф укучылары төркемнәренә бүлеп бәяләнде. Жюри составында «Татар-информ» хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина да катнашты. «Жюри белән җиңүчеләрне билгеләдек. Катнашкан һәркемгә Татарстан Милли музее Рәхмәт хаты тапшырылачак. Җиңүчеләр 26 апрельдә сәгать 12 гә „Ядкәрләрдә — Тукай рухы“ бәйрәменә чакырыла», — диде Гүзәл Төхвәтова.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100