news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизлары 24 апрельдә күрсәтеләчәк

Кариев театрының быелгы лаборатория темасы — «Мин. Мәктәп. Дөнья».

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 24 апрель көнне Габдулла Кариев театры «Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын күрсәтә. Театр җитәкчелеге тамашачыны эскизларны карарга чакыра.

Лабораториядә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгара торган яшь Мәскәү режиссерлары Тимур Кулов, Тимур Шәрәфетдинов һәм Ринат Ташимов катнаша. Алар 19 апрельдән башлап, алты көн дәвамында театр артистлары белән берлектә эскизлар әзерли.

III «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен Мәскәү тәнкыйтъчеләре Владислава Куприна һәм Анна Казарина чакырылган.

Быелгы «Tamga» ның темасы — «Мин. Мәктәп. Дөнья». Театр яшүсмер һәм аның яшәеше, омтылышлары, проблемалары турында уйланырга, сөйләшергә чакыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100