Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«СалаваТik» проектында «Яз җитә» җыры чыкты
Оештыручылар онытыла барган җырларны киләчәк буынга тапшыруны максат итеп куя.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары балалар өчен өчен ясаган «СалаваТik» проектының YouTube каналында өр-яңа җырлы-биюле видео — «Яз җитә» җыры чыкты. Җырның сүзләрен Фатих Кәрим, көен Җәүдәт Фәйзи язган.
«Яз җитә» җырын без бик яратып җырлыйбыз. Сүзләре дә бик җиңел. Җырны ишеткәч, биисе генә килеп тора. Ул безне караучы нәни дусларыбызга да ошар дип уйлыйбыз», — ди «СалаваTik»лар төркемендә җырлаучы Эмилия Галимҗанова. Ул «СалаваTik»ларда жираф костюмында чыгыш ясый, дип хәбәр итте оештыручылар.
Балаларны «Казан шәһәр филармониясе» балалар студиясенең вокал бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова әзерли. «Бу җырны бик тиз өйрәндек. Дәрес башланыр алдыннан да укучыларымнан „Кайсы җырны кабатлыйбыз?“ — дип сорагач, алар барысы да бертавыштан: „Яз җитә!“ дип җавап бирәләр. „СалаваTik“ лар проекты чыннан да онытыла барган җырларыбызны танытуда зур эш алып бара», — ди ул.
Оештыручылар онытыла барган җырларны киләчәк буынга тапшыруны максат итеп куя. «Бу проектка мин бик сөенеп алындым, укучыларымны бик теләп өйрәтәм. Татар телендә балалар өчен җырлар аз диярлек. Безнең милләтебез киләчәге — балаларыбыз бу җырларны кабатлап, өйрәнсеннәр иде. Җырларыбыз — безнең мирасыбыз бит», — ди Гөлназ Гафурова.
Әлеге проект җырларын балалар бакчаларындагы сабыйлар үз итә. «Физкультминутларда балалар үзләре, «Әпипә“гә биибез дип, «СалаваTik“ларны сорап алалар. Җырлый-җырлый, видеодагы хәркәтләрне кабатларга тырышалар. Яңа җырларны көтеп алабыз», — ди Казанның Совет районында татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Җәмдиханова.
«Салават күпере» журналы чыгаручы татарча җырлар балалар арасында чыннан да популярлык казанды. «СалаваТik»ның «Чума үрдәк, чума каз» җырын YouTube каналда 18 мең кеше караган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз