Мәдәният министрлыгы мәдәният учреждениеләренә финанс ярдәме күрсәтергә планлаштыра

Министрлык ведомство буйсынуындагы оешмаларның мөмкин булган югалтуларын исәпләп чыгарды.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан Мәдәният министрлыгы республика мәдәният учреждениеләренең мөмкин булган югалтуларын исәпләде һәм аларга финанс ярдәме күрсәтергә планлаштыра. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство башлыгы урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

«Ярдәмгә килгәндә, без алынмый калган керемнәрдән мөмкин булган югалтуларны исәплибез. Бездә бу саннар бар. Россия Мәдәният министрлыгыннан тиешле сорау булды, аннан без финанс ярдәме күрсәтү өлешендә идарә итү карарларын көтәбез. Хәзерге вакытта безнең тарафтан исәп-хисап җибәрелгән, без карарлар көтәбез», - диде Натфуллин.

Бүген мәдәният учреждениеләрендә җаваплы кизү торучылар эшли, алар учреждениеләрне эшкә сәләтле хәлдә тоту өчен сак һәм тиешле башка чараларны тәэмин итә.

Татарстан Мәдәният министрлыгы карамагындагы оешмаларның җитәкче составы да эшли. Әмма хезмәткәрләрнең күбесе читтән торып эшләү режимында.