ТР Мәдәният министрлыгында китапханә эшен үстерү программасы буенча фикер алыштылар

Программаны утырышта яңгыраган искәрмәләрне исәпкә алып эшләп бетергәч ТР Хөкүмәтенә тапшырачаклар
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Кичә Казанда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева рәислегендә ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышы булды. Утырышта Татарстанда 2010–2014 елларда һәм 2020 елга кадәр китапханә эшен үстерү программасы буенча фикер алыштылар.
Программаның төп максаты - республиканың китапханә системасын дөньяви мәгълүмати коммуникация киңлегенә кертү, китапханәдә хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм китапханә фондлары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, тармакны ресурс белән тәэмин итүне камилләштерү.
Бүгенге көндә Татарстанның гомуми китапханә фондында 52 миллионнан артык китап исәпләнә. 2009 елның 1 гыйнвар мәгълүматлары буенча ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы республиканың һәркем файдалана торган китапханәләрендә кулланучыларга 24 миллион 320 мең нөсхә китап һәм башка басмалар, шул исәптән электрон документлар тәкъдим ителә.
Программаны гамәлгә кую Татарстан Республикасында китапханә эшен камилләштерү мәсьәләләрендә ведомствоара эшләү принцибында төзелгән. ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы китапханәләр, шулай ук мәктәп, вуз, ведомство һәм башка китапханәләр программа чаралары белән сугарылган.
Яңа программа әзерләгән вакытта Татарстанда китапханә эше буенча кискен проблемаларны исәпкә алу мөһим. Китапханәләрне мәгълүматлаштыру дәрәҗәсе проблемасы актуаль проблема булып кала (республикада 2008 елның башында бу күрсәткеч 8,2 процент тәшкил иткән иде). 2008 елда республикада 100 китапханә хезмәткәренә якынча 29 компьютер туры килә иде, бу Россия буенча уртача күрсәткечтән түбән. Узган ел Интернет челтәренә Татарстанның 6,3 процент китапханәсе генә керә иде.
Шуңа күрә киләчәктә китапханәне үстерүгә кагылышлы карарларны хәзер кабул итәргә кирәк. “Иртәгә безнең китапханәләр заманча дип саналсын өчен безгә бу өлкәдә, бигрәк тә мәгълүматлаштыру буенча эшләргә кирәк”, - дип саный Зилә Вәлиева. Ул хәзерге вакытта мәгълүматлаштыру китапханәләрнең концептуаль яңа моделен төзүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр комплексын хәл итүне таләп итә, - дип ассызыклады.
Программаны утырышта яңгыраган искәрмәләрне исәпкә алып эшләп бетергәч ТР Хөкүмәтенә тапшырачаклар.