Казанда театр коллективларының Марсель Сәлимҗанов исемендәге фестивале уза

Фестивальнең максаты – балалар театр иҗатын үстерү
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Бүген Балалар иҗаты һәм ялы үзәгендә театр коллективларының Марсель Сәлимҗанов исемендәге фестивале уза.
Фестивальнең максаты – балалар театр иҗатын үстерү. Анда Вахитов районының 7 мәгариф учреждениесе: 1нче татар гимназиясе, 12 нче татар теле укытыла торган гимназия, 27 нче татар теле укытыла торган гимназия, 11 нче лицей, инглиз телен тирәнтен укытыла торган 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 80 нче урта гомуми белем бирү татар-рус мәктәбе һәм 212 нче балалар бакчасы катнаша. Бу хакта Казанның Вахитов районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста катнашучылар жюрига татар телендә бер спектакль тәкъдим итәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.