Мәдәният министрлыгы районнарда истәлек такталары кую эшенә җитди карарга чакыра

Истәлек такталары буенча комиссия республиканың бары тик 13 муниципаль районында гына төзелгән — Мәдәният министрлыгы уздырган мониторинг шуны ачыклаган.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Мәдәният министрлыгы истәлек такталары урнаштыруга рөхсәт бирү буенча административ регламент булдырырга тәкъдим итә.

«Министрлыкка кергән мөрәҗәгатьләрне һәм тормышка ашырылган мемориаль проектларны анализлап, истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре бары тик Казан шәһәрендә генә чагыштырмача системалы рәвештә гамәлдәге норматив-хокукый база нигезендә урнаштырыла дип нәтиҗә ясый алабыз», — диде ТР Мәдәният министрлыгында уздырылган коллегия утырышында министр урынбасары Дамир Натфуллин.

«Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» темасына уздырылган коллегия утырышының төп докладында күренекле шәхесләр истәлегенә Казанда куеласы истәлек такталары, Татарстанда һәм аннан читтә куелачак һәйкәлләр, мемориаль корылмаларны паспортлаштыру турында сүз барды.

«Республиканың муниципаль районнарында истәлек такталары кую эше еш кына профильле ведомстволарның һәм республиканың профессиональ экспертларының фикерен белешмичә генә алып барыла», — диде Дамир Натфуллин.

Истәлек такталары буенча комиссия республиканың бары тик 13 муниципаль районында гына төзелгән — Мәдәният министрлыгы уздырган мониторинг шуны ачыклаган.

Мәдәният министрлыгы түбәндәге эш тәртибен тәкъдим итә: муниципаль районнар истәлек такталары кую тәртибен һәм комиссия нигезләмәсен раслый. Истәлек такталары кую мәсьәләләре район комиссиясендә каралганнан соң документлар рөхсәт алу өчен Мәдәният министрлыгына юллана.

Мәдәният министрлыгы яки сәбәбен күрсәтеп баш тарта, яки истәлек тактасы урнаштыру турындагы карар проектын ТР Министрлар Кабинетына юллый. «Төрле оешмаларның тыгыз хезмәттәшлеге муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында истәлек такталарының сыйфатын яхшыртыр иде» — дип нәтиҗә ясады министр урынбасары.