Минтимер Шәймиев Казанда Михаил Козловский күргәзмәсендә булды

Күргәзмә “Хәзинә” галереясендә уза

  (Казан, 21 март, «Татар-информ», Рүфинә Мөбарәкшина). Бүген Казанда “Хәзинә” Милли сәнгать галереясенда ТР Президенты матбугат хезмәтенең әйдәп баручы белгече Михаил Козловскийның юбилей фотокүргәзмәсе ачылды. 24 мартта фотографка 60 яшь тула.

Күргәзмәдә төрле жанрдагы фотографияләр –  дәүләтнең рәсми фотохроникасы, фотопортрет, пейзажлар һәм, хәтта балалар рәсемнәре тәкъдим ителгән. Автор биредә Татарстан вәкилләре фотографияләре белән генә чикләнмәгән, бөтен дөнья кешеләре кертелгән. Козловский эшләре – танылган сәясәтчеләр, җитәкчеләр фотографияләре. Алар арасында бигрәк тә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Рөстәм Миңнеанов, Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аерылып тора.

Күргәзмә ачылышында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева булды.
Михаил Козловский эшләре психологик яктан һәм геройларның шәхесен ачып бирә алуы белән аерылып тора.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр белән 30 апрельгә кадәр танышырга мөмкин.