М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Республикасында Мәдәният елы ачылышы тантанасы була

Концерт программасында Татарстанның әйдәп баручы профессиональ коллективлары чыгыш ясаячак

  (Казан, 21 март, «Татар-информ»). 25 мартта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Республикасында Мәдәният елының рәсми ачылышы була.

Концерт программасында ТРның әйдәп баручы профессиональ коллективлары, шулай ук республикада туган талантлар – Зур театр солистлары В.Гыймадиева, М.Казаков, А.Тихомиров, ватандашлар – Айдар Гайнуллин (Германия), Әнвәр Измайлов (Кырым), Башкортстан, Калмыкия, Чечня  республикалары, Самара өлкәсе профессиональ коллективлары солистлары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

ТР Хөкүмәтеннән алынган белешмә буенча, тантанада РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиковның катнашуы көтелә.