news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кадим Нуруллин: Туган тел көнендә Бибимәмдүдә абыстайны искә алу традициягә керсә иде

Бибимәмдүдә абыстай рухына дога кылу мәҗлесе Халыкара туган тел көненә туры китерелеп Мәрҗани мәчетендә үтте.

Кадим Нуруллин: Туган тел көнендә Бибимәмдүдә абыстайны искә алу традициягә керсә иде
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстай рухына багышлап җәмәгатьчелек белән Корьән уку мәҗлесен оештыручылар моны тарихи вакыйга дип бәяли. Бибимәмдүдә абыстай рухына дога кылу мәҗлесе Халыкара туган тел көненә туры китерелеп бүген Мәрҗани мәчетендә үтте.

Оештыручылар — ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. Коръән ашы алтмыш кешелек итеп әзерләнгән иде.

Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның дөньядан китүенә февраль аенда 130 ел була. Үткән ел аның тууына 155 ел иде. әлеге тарихи вакыйгаларны истә тотып, Коръән укыту идеясе белән язучы Марат Әмирханов чыкты.

«Үткәрү вакытын билгеләгәндә төрле фикерләр булды, чөнки Бибимәмдүдә апаның туган көне билгесез. Дини календарь аша без аны февральнең икенче яртысында дип беләбез. Диния нәзарате белән дә киңәшеп бүгенге датага тукталдык», — дип аңлатты Кадим Нуруллин.

«Филармониягә Тукай исеме 1946 елның февраль аенда бирелгән. Бүген Халыкара туган тел көне булуы да истә тотылды. Бәлки бу көнне бөек ана рухына дога кылуны традициягә кертергә кирәктер», — диде ул.

«Мин үткән ел Бибимәмдүдә абыстайның каберен зыярәт иткәндә, авылдашлары алдында „Үз хисабымнан булса да, китабын чыгарырмын“, дигән идем. Аллага шөкер, шулай эшләдем дә. Хәлемнән килгәнчә, рухына Коръән укытырмын дигән сүзем дә бар иде», — дип сөйләде Марат Әмирханов.

Ул әлеге идеяне тормышка ашыруны үз кулына алган ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчелегенә — Әсгать Сәфәровка, Нурия Хашимовага рәхмәтләрен җиткерде.

«Бакыйлыкка күчкән шәхесләребезгә догадан башка бернәрсә дә кирәк түгел. Без бу мәҗлескә Тукай иҗатын һәм тормышын өйрәнүгә үз өлешен керткән зур шәхесләребезне чакырырга тырыштык», — диде Нурия Хашимова.

Коръән уку мәҗлесен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин белән Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды.



Галерея: Тукайның әнисе Бибимәмдүдә рухына Коръән уку мәҗлесе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100