#атнабай флешмобына Кадим Нуруллин кушылды

Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобы бара.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Интернетта башланган #атнабай флешмобының идея авторы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин үзенең Әнгам Атнабаев иҗатына мөнәсәбәте һәм акциягә бәйле өметләре турында сөйләде.

Искәртеп үтәбез: интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобы бара. Бүген Кадим Нуруллин да танылган шагыйрьнең "Курку" шигырен укыды.

“Мин бу шагыйрьнең иҗатына күптән кызыгып йөрим. Ул бик гади ысул белән язып, халык күңеленә барып җитә алган шагыйрь. Әнгам Атнабаев бик популяр, төрле бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә аның шигырьләрен яттан сөйлиләр. Ул җиңел укыла. Шуңа да халык арасында шигъриятне популярлаштыруны Атнабайдан башладык, - ди Кадим Нуруллин. - Бу – әкренләп башка шагыйрьләребезгә күчү юлы. Якын һәм дөрес юлы - гадидән катлаулыга бара торган юл. Халыкка Атнабай аша да үтеп керә алмасак, башкалар белән хәлләребез тагын да мөшкелрәк”.

Исегезгә төшерәбез: #атнабай флешмобында Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева катнашты. Шулай ук әлеге флешмобка Башкортстаннан мәктәп укучылары да кушылды.