Лениногорскида патриотик җыр конкурсында татар телендәге җырлар югары бәяләнде

“Безгә бу дөньяны сакларга йөкләнгән” - Лениногорскида шундый патриотик җыр конкурсы узды

 (Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда “Безгә бу дөньяны сакларга йөкләнгән” дигән исемдә патриотик җырлар конкурсы булып узды. Анда 37 җырчы егет-кыз һәм триолар, дуэтлар катнашты. Уртача төркемдә 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр, зурлар төркемендә 17дән алып 35кә җиткәннәр җыр осталыклары буенча көч сынашты.

Ике сәгатькә сузылган бу чарада татар телендә нибары 4 җыр яңгырады һәм алар барысы да югары бәяләнде. Уртача төркемдәгеләр арасында 12 яшьлек Наилә Вилданова “Туган илебез” җыры белән катнашу дипломына һәм сертификатка ия булды, трио, дуэтлар арасыннан “Палитра” кызлар дуэты “Солдат егеткә” җырын, “Тулпар”кызлар дуэты “Күрәсем килә” җыры белән шулай ук катнашу турындагы диплом белән бүләкләнде.

Зурлар төркеме арасында беренче урынга 2 кеше лаек булды. Аларның берсе 24 яшьлек Раил Гыйззәтуллин булды. Ул “Кайту” җыры белән тамашачыларның һәм жюри әгъзаларының күңелен яулады, дип хәбәр итә җирле “Заман сулышы” газетасы.