Дю Солей циркында тумышы белән Россиядән булганнар да чыгыш ясый

Аларның берсе – жонглер, икенчесе – батутта сикерүче

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Дю Солей циркында тумышы белән Россиядән булган артистлар да чыгыш ясый. Аның берсе – жонглер, икенчесе – батуттан сикерүче. Бүген бу хакта журналистларга “Dralion” шоуының матбугат сәркатибе Жюли Демараи хәбәр итте.

Ж. Демараи сүзләренчә, соңгы елларда берничә чыгышка үзгәреш кертелгән, “Иблис тәгәрмәче” (“Колесо дьявола”), “Һава боҗрасы” (“Воздушное кольцо”), “Чалыштырылган боҗра” (“Скрещенное кольцо”) кебек номерлар уйлап табылган.

“Чалыштырылган боҗра” программага 2011 елда кергән. Журналистларга биргән интервьюы вакытында аның авторы Джонатан Морин: “Үзең уйлап тапкан чыгышны уйный алу- зур бәхет”, - дип ассызыклады.

Dralion – арыслан һәм аждаһадан барлыкка килгән хайван. Аның костюмын ике кеше киячәк. Бер костюмның авырлыгы – 40 фунт (безнеңчә – 18 килодан артык). “Костюмнарның авырлыгы соңгы елларда шактый кимеде әле. Чөнки элек кулдан чигеп эшләгән бизәкләрне хәзер яңа технологияләр ярдәмендә тукымага башка юл белән төшерәләр. Костюмнарга, янып торсын өчен, төрле электр җайланмалары урнаштырылмаган, әмма алар чыгыш ясаганда ут яктысында төрле төскә керәчәк һәм ялтыраячак, яначак”, - дип үзенчәлекләрен аңлатты әлеге уңайдан Ж. Демараи.

Артистлар белән бергә барлыгы 3 меңнән артык костюм элементы сәяхәт итә, әмма чыгышлар вакытында аларның 1200е генә файдаланыла. Калганы – киемнәргә зыян килгән очракта алмашка. Белешмә өчен: дралионнар чыгышында 150 костюм элементы кулланылачак.

Артистлар гримны үзләре сала. Нинди персонажны тасвирлауларына бәйле рәвештә, моның өчен аларның 40 минуттан алып 1,5 сәгатькә кадәр вакытлары китә.

“Dralion” шоуының артистлык директоры Марк Шауб сүзләренчә, тамашаның төп үзенчәлеге шунда – ул Азия һәм Европа халыкларының гореф-гадәтләрен акробатика, декоратив элементлар, музыка аша күрсәтеп бирергә тырышачак. “Биредә биюләр күп булачак”, - дип ассызыклап үтте М. Шауб.

Тамашага билетлар сатуда әлегә бар. Исегезгә төшерәбез, “Dralion”ны Казанда 1 мартка кадәр генә карарга мөмкин.