Дю Солей циркы тамашасы вакытында көтелмәгән хәл булды

Антракттан соң сәхнәдә актерлар чыгышы өчен мөһим булган җайланма эшләмәде

(Казан, 21 февраль, “Татаринформ”, Айгөл Закирова). Бүген Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда Cirque du Soleil безнең өчен яңа шоусын тәкъдим итте. “Dralion” дип аталган тамашаны карарга йөзләрчә кеше җыелган иде. Алар арасында балалар да шактый күп булды.

Акробатика, этник биюләр һәм жонглерлар уены белән үрелеп барган тамашаны клоуннар чыгышы бизәде. Әмма антракттан соң, шоу берничә минутка туктатылды. Сәхнәдә актерлар чыгышы өчен мөһим булган җайланма эшләмәү сәбәпле, тамашачылардан гафу үтенеп, икенче өлешне берничә минутка кичектереп башладылар. Алга таба андый хәл күзәтелмәде.

Казанга килгәнче “Dralion” шоусын моңарчы 2 шәһәрдә - Санкт-Петербург һәм Чиләбедә тәкъдим иттеләр. Яңа шоу төрле образларга һәм символларга бай булуы белән үзенчәлекле. Мисал өчен, биредә Аждаһа-арыслан, ягъни Дралеон образын керткәннәр. Сәхнәдә шундый 5 “җанвар” чыгыш ясады. Моннан тыш, җир, су, һава, ут кебек дөньяда тереклек булдыручы стихияләрне илаһи зат образына кертеп тәкъдим иттеләр.

Батутта сикерүчеләрнең чыгышын халык аеруча яратып кабул итте. Сикергән шәпкә махсус диварга менеп киткән һәм төрле трюклар ясаган артистларны көчле алкышларга күмделәр.

Исегезгә төшерәбез: цирк Казанда 1 мартка кадәр чыгыш ясаячак. Тамашада барлыгы 50 артист катнаша.