Дю Солей циркы Казанга 19 йөк машинасы һәм 50 артист белән килгән

Ул киләсе сезонда да республика тамашачысын яңа шоу белән сөендерәчәк

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген Cirque du Soleil, ягъни Дю Солей циркы Казанда үзенең гастрольләрен башлап җибәрә. 1 мартка кадәр “Татнефть-Арена” сәхнәсендә “Dralion” исемле тамаша тәкъдим ителәчәк.

“Нинди генә тамаша әзерләсәк тә, безнең өчен төп бурыч – акробатиканың югары дәрәҗәсен һәм гомуми артистлык сәләтен саклап калу. Заман техникасы һәм яңа мөмкинлекләр ярдәмендә шоуны үстерү”, - диде әлеге уңайдан журналистларның цирк урнашкан сәхнә артына экскурсия вакытында  "Dralion" шоусының матбугат сәркатибе Жюли Демараи.

Цирк Чиләбедән Казанга 17 февраль көнне килеп җиткән. Хәзерге вакытта “Татнефть-Арена”да залны җиһазлар белән монтажлау эшләре алып барыла һәм артистлар чыгышларын кабатлый.

Cirque du Soleil башкалага 19 йөк машинасында килгән. 19 төрле илдән җыелган 100 кешенең 50се – артистлар.

“Цирк киләсе елда да Казанга киләчәк. Безгә монда бик ошый. Әмма нинди шоу алып киләчәген әлегә сер итеп саклыйк”, - дип белдерде Cirgue du Soleilның Россиядәге PR-директоры Екатерина Бюшгенс.