Мәскәүдә Рәшит Сабиров бенефисы

Мәскәүдә Рәшит Сабиров бенефисы

(Мәскәү, 21 февраль, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Мәскәүдәге “Космос” кунакханәсенең концерт залында юмор остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның бенефисы үтте. Р.Сабировны милли йөзегебезнең асылташы дип йөртәләр. Аны ватандашларыбыз яшәгән төрле төбәкләрдә беләләр, чөнки 30 еллык иҗат дәверендә ул илне аркылыга-буйга иңләгән кеше. Ә Мәскәү тамашачысы бу кабатланмас сүз остасы белән беренче тапкыр 1976 елда танышкан иде. Шуннан бирле Р.Сабиров Мәскәүгә бик еш килә һәм аның башкаладагы һәр чыгышы шыгрым тулы залларда уза. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Юбилярны һәм Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезне котларга дип Казаннан татар эстрадасы йолдызлары Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Закиров, Фердинанд Фәтхи, Лилия Муллагалиева, Марсель Вәгыйзов, Марат Нәҗмиев, Гөлнара Тимерҗанова, Алсу Сафина һәм Рәфыйк Таҗетдин килгән иде. Мәскәүдә аларга танылган җырчыбыз Халидә Бегичева һәм виртуоз курайчы һәм җырчы Азат Хәлилов кушылды.

Юбилярга җылы котлау сүзләрен ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм “Папирус” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Россия татарларының Федераль милли-мәдәни мохтәрияте рәистәше Ильяс Мөслимов һ.б. да әйтте, аңа чәчәк бәйләмнәре тапшырды.