Уфа “Нур” татар театры яңа премьера әзерли

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры яңа елның беренче аенда яңа премьера әзерли башлады. Бу юлы театр коллективы милли классикага мөрәҗәгать итте
(Уфа, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Былтыр Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрының, ниһаять, зур залы да ачылган иде. Анда хәзер күләмле әсәрләрне дә сәхнәләштерү мөмкинлеге туды. Шуны исәпкә алып, нурлылар татар драматургиясенең классик әсәре – Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфагы”н сәхнәгә мендерергә ният кылды.
Спектакльне Мостай Кәрим исемендәге Башкортстан Милли яшьләр драма театры режиссеры Рөстәм Хәкимов куячак. “Нур” театрының әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Усманова сүзләренчә, яңа премьераны үзенчәлеклерәк эшләү күзаллана.
“Классикага тотыну аңа яңа сулыш бирү дигән сүз, шуңа да спектакльдә заманчалык белән әүвәлгелек бергә үрелеп гәүдәләндереләчәк”, - ди Гөлнур ханым.
“Ак калфак”ның премьерасын тамашачыларга март аенда тәкъдим итәргә ниятлиләр.
Бу иҗат мизгелендә нурлылар үз тамашачыларын яңа эшләре белән сөендереп кенә тора. Яңа ел алдыннан гына, декабрь аенда алар “Котлыйбыз, син әти булдың” дип исемләнгән спектакль премьерасын әзерләп күрсәткән иде. Аны да тамашачылар театрның зур залында карау мөмкинлеген алды.
Әлеге әсәрне моңа кадәр дә берничә пьеса язган Ралиф Кинҗәбаев иҗат иткән. Автор бу пьесасында хәвефле демографик хәлләрне, ялгызлык, мәхәббәт, гаилә, бала, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре темаларын күтәрә.