Мәскәүдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры гастрольләре тәмамланды

Мәскәүдә узган сигез көнлек иҗади сәфәрләренә йомгак ясап, бертөркем Камал театры артистлары бүген башкалага кайта
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Билгеле булганча, 13-20 гыйнвар көннәрендә Мәскәүнең Кече театр сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарындагы иң яхшы сәхнә әсәрләрен тәкъдим итте.
Бу юлы мәскәүлеләргә шактый еллар сәхнәдә зур популярлык белән барган “Зәңгәр шәл” (К.Тинчурин), “Кара чикмән” (Г.Хугаев), шулай ук Т.Миңнуллинның “Җанкисәккәем”, “Алты кызга бер кияү”, И.Зәйниевнең “Мәхәббәт турында сөйләшик” спектакльләре, татар театры оешуга 100 ел тулуга багышлап сәхнәләштерелгән “Гөлҗамал” драмасы, рус классигы А.Чеховның “Өч сеңел”е күрсәтелде. Гастрольләрне Ф.Бүләков пьесасы буенча куелган “GO! Баламишкин” һәм “Дивана” (Т.Миңнуллин) дип исемләнгән яңа сәхнә әсәрләре дә бизәде.