Берлинда татар җырлары яңгырады

Алмания башкаласында узган «Яшел атна-2008» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы да катнаша
(Берлин, 21 гыйнвар, Татар-информ, Ландыш Харрасова). Алмания башкаласында Берлинда "Яшел атна – 2008" дип аталган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза. 27 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк бу чарада Татарстан һәм Башкортстан республикалары да катнаша. Әлеге күргәзмә кысаларында, 19 декабрьдә Берлинның Россия фән һәм мәдәният йортында Идел буе федераль округындагы иң яхшы фольклор ансамбльләренең гала-концерты узды.
Концерт алдыннан Россия президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов шул кичәгә карата тәбрик сүзе әйтте. Ул Алмания белән Россия арасындагы хезмәттәшлекнең үсеше, ике ил арасындагы дустанә мөнәсәбәт, Алманиядә яшәүче русиялеләр турында сүз алып барды һәм әлеге концертның да үз тарихи ватаннары мәдәниятен сагынучылар өчен оештырылыуна басым ясады.
600дан артык кеше сыйдырышлы Россия фән һәм мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде, концертны басып караучылар да шактый булды.
3 сәгать дәвам иткән чарада Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Оренбур, Сарытау, Самара, Киров, Түбән Новгород җыр һәм бию коллективлары катнашты һәм алар күбрәк милли халык җырларын, яисә заманчалаштырылган борынгы җырларны башкарды.
Татарстаннан исә бу чарада Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле катнашты. Алар кырым татарларының туй җырын, сарытау татарларының фольклоры булган - поднос белән биюне күрсәттеләр, татар халык көйләрен уйнадылар, милли уеннар күренешләрен тәкъдим итте.
Башкорстан республикасының Ф. Гәскәров исемендәге халык биюе дәүләт академия ансамбле “Башкорт сюитасы” биюен, Алим Каюмов башкорт җырын җырлады, шулай ук төрле көйләрне курайда уйнап күрсәтте.
Татар, башкорт милли җырларыннан тыш, Мордовиянең “Керу” ансамбленең эрзя җырларын башкаруы үзенчәлеккә ия иде.
Концертта иң күбе рус җыр-биюләре яңгырады. Оренбург академия дәүләт рус халык хорының “Оренбур шәле” җырын һәм вокаль-бию композициясен, Самараның “Баян-микс” төркеменең “Чардаш” көйләрен уйнауларын халык бик җылы кабул итте. Моннан тыш, Кировның “Слобода” ансамбле, Түбән Новгород җырчылары башкаруында рус халык җырлары яңгырады.
Берлинның Россия фән һәм мәдәният йорты җитәкчесе Михаил Владимиров концерт азагында барысына да рәхмәтләрен җиткерде. “Әлеге йорт 25 ел эшли, әмма мондый триумф булганы юк иде. Бүген монда халык җырлары, биюләре һәм Россия фольклоры яңгырады. Бүгенге концерт барлык Алманиядәге Россия ватандашларына зур бүләк булды”, - диде ул.
Концертны карарга Берлиндагы татар оешмасы вәкилләре дә килгән иде.