Татарстанлылар Мәдәният министрлыгына музейларга гаилә абонементын булдыруны йөкләде

Татарстан Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре алдында яңа елда актуаль җиде мәсьәләне чишү бурычы тора.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанлылар Мәдәният министрлыгына яңа елда музейларга, мәдәни чараларга мәктәп укучыларын, халыкны күбрәк тарту, йөздән дә ким булмаган гаилә абонементларын чыгару бурычын куйды.

Республика Иҗтимагый палатасында бүген дәүләт хакимияте башкарма органнарының 2019 елга максат һәм бурычларны җәмәгать формалаштыруы буенча пилот проектына нәтиҗә ясадылар.

“Әлеге бурычларны министрлык алдына безнең кешеләр куйды. Республика халкыннан электрон сораштыру нәтиҗәләре буенча һәр ведомство алдына төп җиде бурыч һәм максат куелды”, - дип сөйләде Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Тимур Халиков.

Проектта халык белән тыгыз эшләүче дүрт ведомство катнаша. Алар: Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы. Проектны тормышка ашыруда инициаторларның берсе – Татарстан Иҗтимагый палатасы.

“Халык тавыш бирүендә гражданнар музейларга керерлек бәяләр мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Гаилә белән барганда сумма шактый җыела, әгәр дә гаилә, мәсәлән, җиде кешедән торса...”- дип аңлатты Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Екатерина Манько.

Эксперт гаилә гаилә абонеменлары идеясен тормышка ашырырга тәкъдим итте.