Чирмешән татар халык театры “Идел-йорт” фестивале дипломына ия булды

Район театры режиссеры Рушания Шакирова да бүләкләнгән.

(Чирмешән, 20 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры “Идел-йорт” театр коллективлары фестивале дипломына ия булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чирмешән артистлары быел фестивальдә Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” дигән әсәре буенча куелган спектакль белән катнашканнар.

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында шушы көннәрдә генә узган йомгаклау тантанасында бүләкне районның шушы театры режиссеры Рушания Шакирова алган.

Рушания Сабирҗан кызының үзен дә үзешчән театрларның үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләгәннәр.