Марий Элның Бәрәңге районы татарлары тальян моңнарын яңарта

Киләсе елга конкурсны төбәкара дәрәҗәсендә үткәрергә телиләр.
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Марий Эл республикасында яшәүче милләттәшләребез ике ел үзләрендә конкурс оештырып, тальян-гармуннарда уйнаучыларны барлаган иде.Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә 100 дән артык кеше катнашкан. Алар арасында башка милләт вәкилләре дә бар.Киләсе елга конкурсны төбәкара дәрәҗәсендә үткәрергә телибез, диде Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белән очрашуда.Ринат Закиров милләттәшләребезнең әлеге теләген хуплап кабул итте һәм бәйгене оештыруда татар конгрессы да булышачагын белдерде. Әзерлек эшен башлаганнар. Конкурс киләсе елга җәй көне үткәрелергә тиеш.Очрашуда милли бәйрәмнәребез, Сабантуйлары хакында да фикер алыштылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров киләчәктә Бөтенроссия авыл Сабан туен бәлки Бәрәңге районында оештыру турында да уйлашырбыз дигән фикерне җиткерде.Исегезгә төшерәбез, Мари Эл республикасының Бәрәңге районында яшәүче халыкның 47 проценты татарлар. Анда сигез мәчет эшли. Анда 1829 елда төзелгән иң борынгы мәчетләрнең берсе саклана.