Казанның «Юность» мәдәният йортында Самара үзешчәннәре спектакльләр тәкъдим итә

Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты үзешчәннәре «Өмет», Камышлы авылы театры «Әрем исе» спектакле тәкъдим итә.
(Казан, 20 ноября, «Татар-информ»). 26 ноябрь көнне сәгать 14.00дә Казанның «Юность» мәдәният йортында (Химиклар ур., 11 йорт) Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты Һәм Камышлы авылы мәдәният йорты халык театры артистлары катнашында спектакльләр күрсәтеләчәк. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты үзешчәннәре «Өмет», Камышлы авылы театры «Әрем исе» спектакле тәкъдим итә.Спектакльләргә керү бушлай. Бары тик алдан шалтырап урыннарны броньлап кую гына сорала. Белешмәләр өчен телефон — 8(843)571-84-81.