Казанда укыган күренекле музыкант Артур Назиуллин кларнетта уйнау серләрен ача

Спиваков фонды вокал һәм кларнет буенча осталык дәресләре бирә, ике концерт күрсәтә.
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Беренче музыкаль белемен Казанда алган күренекле музыкант Артур Назиуллин Казанга килеп булачак музыкантларга кларнетта уйнау серләрен ача. Казанга ул Владимир Спиваковның Башкортстандагы хәйрия фонды белән бергә килә. Бу хакта Фондның матбугат үзәге хәбәр итә.Владимир Спиваковның Башкортстандагы хәйрия фонды Казанда ике концерт куячак һәм осталык дәресләре уздырачак. 22 ноябрьдә концертлар Казанның Идел буе Балалар йортында һәм 6нчы балалар музыка мәктәбендә узачак. Концертларда халыкара конкурслар лауреатлары Линара Каипова, Александр Зайцев, Ирина Галиева, Милена Зөбәерова, Лилия Гәрәева катнаша.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә Фонд педагоглары осталык дәресләре уздырачак. Уфа сәнгать училищесы педагогы, халыкара лауреатларның остазы Наилә Йосыпова вокал буенча дәрес бирәчәк. Ә күренекле музыкант, “Балалар – балаларга: безнең йөрәк музыкасы” проекты җитәкчесе Артур Назиуллин кларнетта уйнау буенча мастер-класс бирә. Артур Назиуллин Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Махсус урта музыка мәктәбен тәмамлаган. Ул БР Милли симфоник оркестр директоры, Мәскәү дәүләт филармониясе программалары солисты. “Балалар – балаларга: безнең йөрәк музыкасы” хәйрия проекты Башкортстанда республика төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә башлаган. Аның концертларында талантлы балалар үз яшьтәшләре өчен чыгышлар ясыйлар. Проектны Владимир Спиваковның Башкортстандагы яшьләрнең талантын һәм профессиональ осталыгын үстерү фонды оештыра.Проектта катнашучылар Башкортстанның егермеләп шәһәрендә һәм Чиләбе өлкәсендә чыгышлар ясады. “Балалар – балаларга: безнең йөрәк музыкасы” хәйрия проекты 1 декабрьдә Уфада гала-концерт белән төгәлләнәчәк.