Казахстанда халыкара музыка фестивале Нәҗип Җиһановка багышланды

Фестивальне «Мәдәни татар үзәге» иҗтимагый берләшмәсе оештырган.
(Казан, 20 ноября, «Татар-информ»). 19 ноябрьдә Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан өлкәсе Уральск шәһәрендә композитор Нәҗип Җиһановка багышланган Халыкара музыка фестивале булды. Бу турыда “Бөтендөнья татар конгрессы” матбугат хезмәте хәбәр итә.Фестивальне Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Казахстан халыклары ассамблеясе һәм Россия Федерациясенең Генераль консуллыгы ярдәмендә «Мәдәни татар үзәге» иҗтимагый берләшмәсе оештырган.Музыкаль чарада Уральск шәһәренең балалар музыка мәктәбе, Көнбатыш Казахстан өлкәсе филармониясе солистлары һәм Казан шәһәреннән кунаклар катнашты.СССР халык артисты профессор Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 январенда Уральский шәһәрендә туа. 1931 елда Казан музыка техникумын тәмамлый. 1931— 1935 елларда Мәскәү музыка техникумында укый. Г. И. Литинскийның композиция классын тәмамлагач, Мәскәү консерваториясенең III курсына кабул ителә һәм 1938 елда аны тәмамлый. Нәҗип Җиһанов 8 опера, 2 балет, «Кырлай» симфоник поэмасы, «Татар халык көйләренә сюита», яшьләр һәм балаларга фортепьяно өчен пьесалар, симфоник оркестр өчен марш һәм күп кенә җырлар иҗат итә. Ул Казан консерваториясен оештыручыларның берсе һәм 1945 елдан бирле аның ректоры һәм инструментовка классы укытучысы. «Алтынчәч» операсы һәм «Татар халык көйләренә сюита»сы өчен Нәжип Җиһановка ике тапкыр Дәүләт премиясе бирелде.