Күренекле музыкант һәм педагог Тәлгать Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар

Татарстанның атказанган артисты Тәлгать Әхмәтовка 14 ноябрьдә 78 яшь тулган.
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан дәүләт консерваториясендә күренекле музыкант һәм педагог Тәлгать Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта Консерваториянең матбугат үзәге хәбәр итә. Тәлгать Әхмәтов 1966 елда Казан дәүләт консерваториясен фортепиано классы буенча тәмамлаган, соңрак Н.Г.Рахлин классында опера-симфония дирижерлыгы курсында укыган. 38 ел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында дирижер булып эшләгән. Утыздан артык опера һәм балет спектакле чыгаруда катнашкан. 2007 елдан Тәлгать Әхмәтов Казан консерваториясе укытучысы, музыкаль театры кафедрасы доценты иде. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган Татарстан композиторлары музыкасы концертларында дирижер буларак катнашкан.Татарстанның атказанган артисты Тәлгать Әхмәтовка 14 ноябрьдә 78 яшь тулган Ул өлкән яшендә карамастан, соңгы көнгәчә эшләп йөргән. Мәрхүмне озату мәрәсиме Казан консерваториясе фойесында үткән. Аның белән хушлашырга коллегалары һәм укучылары килгән.“Без хәбәр итәргә дә өлгермәдек. Көтмәгәндә булды. Кичә вафат булуын ишеттек, бүген озаттык”. – диде Консерваториянең матбугат үзәге вәкиле.