news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тывада башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның әсәре буенча спектакль премьерасы була

Премьера 30 һәм 31 октябрьдә Кызыл шәһәрендә булачак.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Тыва милли музыкаль-драма театры «Навстречу мечте» спектаклен куйды. Аны башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әнкәй» дигән автобиографик китабы буенча Ангиза Ишбулдина сәхнәләштергән. Премьера 30 һәм 31 октябрьдә Кызыл шәһәрендә булачак.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, спектакль балалар йортында тәрбияләнүчеләр турында сөйли. Бу Айгиз Баймөхәммәтовның танылган «Калдырма, әнкәй» китабы буенча куелган җиденче спектакль.

Илсур Казакбаев куелышындагы «Навстречу мечте» дүрт спектакле Уфада М.Гафури исемендәге Башкортстан драма театрында, Улан-Удэда Бурятия драма театрында һәм Станиславский исемендәге Караганда дәүләт рус драма театрында узды. Шулай ук китап буенча спектакльләр Шымкент, Кокшетау (Казахстан) һәм Түбән Кама драма театрында да тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100