Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада популяр эстрада җырчысы Бибисара Азаматова вафат
Бибисара Азаматова 1997-1998 елларда Фәридә Кудашева тәкъдиме белән башкорт-татар концертларында катнаша башлый.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Уфада үзенең туган көненә бер көн кала популяр эстрада җырчысы Бибисара Азаматова вафат булды. Хезмәттәшләре хәбәр итүләренчә, ул ковид-госпитальдә дәваланган булган. Бу хакта «Башинформ» яза.
Бибисара Азаматова 1949 елның 21 октябрендә Башкортстанның Баймак районында туа. 1997-1998 елларда Фәридә Кудашева тәкъдиме белән башкорт-татар концертларында катнаша башлый.
Үзенең иҗаты дәверендә Бибисара Азаматова биш концерт куя, алты аудиоальбом чыгара. Шуларның иң соңгысы, 73 җырны үз эченә алган, 2020 елда чыккан. Күп тапкырлар «Ел җыры», «Юлдаш җыры», «Башҡорт җыры» республика җыр бәйгеләре лауреаты булды, диелгән «Башинформ» хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз