news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада беренче төзүчеләр чорының уникаль фотосурәтләре күргәзмәсе ачылачак

1960 елның 25 декабрендә булачак шәһәргә һәм нефть химиясе комбинатына нигез салу өчен беренче төзүчеләр белән чана-трактор поезды килә.

Түбән Камада беренче төзүчеләр чорының уникаль фотосурәтләре күргәзмәсе ачылачак
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). 21 октябрьдә Түбән Кама музеенда «Чана-трактор поездына 60 ел» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә килүчеләр Түбән Каманың беренче төзүчеләре, Түбән Кама төзелеше һәм үсеше турында белә алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

1960 елның 25 декабрендә булачак шәһәргә һәм нефть химиясе комбинатына нигез салу өчен беренче төзүчеләр белән чана-трактор поезды килә. Алар төзелеш базасына нигез салганнар, аннары Төзүчеләр бистәсе дип атаганнар — нәкъ менә шуннан Түбән Кама үсә башлаган. Киңкүләмле төзелешкә бөтен Советлар Союзыннан төзүчеләр һәм белгечләр җыелган.

«Күргәзмәгә килүчеләр элек беркайда да күрмәгән уникаль фотосурәтләрне карый алачак — без аларны төрле чыганаклардан алдык», — дип сөйләделәр музейда. Күргәзмә ике ай дәвамында эшләячәк.

Өлкәннәргә керү 40 сум, студентларга — 30 сум, мәктәп укучыларына һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга — 25 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100