Милли конкурс: татар балалары үзләре өчен үзләре фильмнар төшерәчәк

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале игълан ителде.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан балалары үзләре өчен үзләре фильмнар төшерәчәк. Республикада татар телле фильмнар белән эш итүче «Милли мультfest» балалар кинофестивале гамәлгә куелды. Оештыручылар «Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә фестивальдә катнашу шартлары белән таныштырдылар.

Фестиваль Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе эшчәнлеге кысаларында үткәрелә. Идея авторы һәм жюри рәисе — Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин.

«Бу идея күптән бар иде. Без „Шүрәле“, „Ана бәйрәме“ кебек мультфильмнар төшердек. Ул эш башланган иде. Ул тукталган иде, ләкин идея үлмәде. Без балаларның күңелен ачарга күпме генә тырышсак та, үзләренә ни кирәген алар үзләре генә белә», — диде Рамил Төхфәтуллин.

«Фестивальнең иң төп бурычы — татар теленә мәхәббәт тудыру. Татар теленең куллану даирәләрен киңәйтү. Беренче адым шул — республикада талантлы балаларны барлау», — дип дәвам итте ул.

Фестиваль өч номинациядән торачак: беренчесе — анимация, икенчесе — компьютер уеннары, өченчесе — төрле жанрдагы кыска метражлы кинолар.

«Милли мультfest» балалар кинофестиваленең оештыру комитеты «Татаркино» 1 ноябрьдән 30 гыйнварга кадәр гаризалар кабул итә. Эшләр беренче турда районнардагы һәм шәһәрләрдәге җирле жюри тарафыннан сайлана.