Быел татар актеры курсын тәмамлаучыларның берсе дә театрга эшкә килмәгән

Казан театр училищесында татар актеры курсын Илдар Хәйруллин укытып чыгарган иде.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан театр училищесының татар актерлык курсын тәмамлаучыларның берсе дә Татарстан театрларында эшләми. Курс җитәкчесе булган Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә моның сәбәпләрен аңлатты.

“Казаннан читтәге театрларга барасылары килмәде, теләгән театрларында штатлар тулы. Бер егетем театрга кергән иде – китте. “Кредитка машина алдым, айга 18 мең сум түлим, ә театрда 15 мең алам. Ничек яшим?” ди. Яшьләр практик якны карыйлар”, - ди педагог.

“Алабугада культпросветучилище гомергә авыл клублары өчен сәнгать җитәкчеләре әзерләде, нигәдер хәзер артистлар әзерли башлады. Артистлар артык күбәеп китте”, - дип икенче сәбәпне атады Илдар Хәйруллин.

“Акча да, артистлар күплеге дә түгел, төп сәбәп – режиссерда. Режиссер актерны үстерергә, актер аның артыннан барырга әзер торырга тиеш. Ул яктан бездә кытлык. Режиссер проблемасын хәл итмәсәк, театрларыбыз бетә. Чакырып эшләтеп кенә тулы канлы театр булмый, баш режиссерлар кирәк”, - ди ул.

“Мин балаларны үз-үзенә ышана торган, фикерле кешеләр итеп тәрбиялим - югалмаслар. Тик училищеда балаларны театр өчен әзерлисең, аларны театрда күрәсе килә. Күзләрендә театрга эләкмәдем дигән сагыш бар”, - ди педагог. 

Илдар Хәйруллин курсын тәмамлаучыларның икесе Мәскәүгә ГИТИСка укырга кергән. Быел ул Казан театр училищесында яңа курс җыйды. Икенче татар курсын курчак театры өчен Илгиз Зәйниев укыта.